Туган тел-вакытның җанлы бәйләнеше

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Районның туган якны өйрәнү музее Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен халыкара туган тел көненә багышланган музей дәресе үткәрде. Балалар телләрне саклау бурычы ни дәрәҗәдә актуаль һәм мөһим булуын белделәр, чөнки безнең көннәрдә һәр ай саен дөньяда ике тел юкка чыга. Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, юкка чыккан телләрне яклауга юнәлдерелгән.

Татар теле турындагы документаль фильм ата-бабаларыбызның туган теле  буларак, балаларга  бүгенге көндә  ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International