2019 елның 12 февралендә Казан шәһәренең Яшьләр министрлыгында ТРда Волонтер елы нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Безнең районнан әлеге чарага Кама Тамагы районының ирекле эшчәнлек алып баручы һәм район кураторы Панчева Татьяна Николаевна да килде. Безнең район яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме һәм Татарстан Республикасы территориясендә ирекле хәрәкәтне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Бу юнәлештә алга таба да уңышлы эшләү өчен без үзебезнең районның волонтер хәрәкәтенә үз өлешләрен аяусыз кертә, регистрацияләнергә һәм мәгълүмат «Добровольцыроссиии.рф» сайтында урнаштырырга битараф булмаган кешеләрне чакырабыз.