Театр елын ачу районда «Идел йорт» театр коллективлары фестиваль-конкурсы башлану белән билгеләп үтелде. Тамашачылар хөкеменә беренчеләрдән булып Олы Бортас авыл мәдәният йортының үзешчән артистлары «Өшкерү» спектаклен тәкъдим иттеләр. Аннан соң спектакльләр Осинники мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам иттеләр. Мара Бәҗиевның «Елмаю» спектакле куелды, пьесаның авторы китапханәче Каракова Любовь булды. Келәнче мәдәният йорты сәхнәсендә Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасы күрсәтелде. 12 февраль көнне Иске Казиле җирлеге артистлары, ә ул 3 клуб, китапханә, ФАП хезмәткәрләре, шулай ук бу җирлек территориясендә яшәүче театр сәнгатен яратучылар тамашачыларга Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча спектакль тәкъдим иттеләр.
Спектакльләр дәвам итәләр. Артистларның үзенчәлекле уенын билгеләп үтәсе килә, алар тамашачыларга театр атмосферасын яратып тапшыралар.