2019 елның 13 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе китапханәчеләре «Крыловка гашыйклар көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Крылов мәсәлләрен беләбезме?» Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 «А» һәм 2 «Б» укучылары арасында викторина үткәрделәр. Укучылар «Гыйбарәне искә төшер», «Уйларга кирәк», «Персонажны танып бел» биремнәрен башкардылар. Балалар мәсәлләр киңәш бирәләр, өйрәтәләр дигән нәтиҗә ясадылар.