14 февраль коне «Тәтеш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге» Кама Тамагы районы буенча филиал белгечләре Сөйки җирлегенә күчмә офис белән чыктылар. Филиал белгече Рәшидә Сучкова Сөйки урта мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырды. Чарада 8-9 класстан 15 укучы катнашты. Укучылар һөнәри тест уздылар, һөнәр сайлау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Укучыларга укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлек турында да аңлаттылар.