Балтач авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрьнең тормыш юлыннан, әдәби эшчәнлегеннән һәм әсирлеккә эләгүе турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Чара ахырында катнашучылар шагыйрьнең «Сәгать», «Күке», «Батыр куян» шигырьләрен укыдылар һәм «Кызыл ромашка» шигыренә инсценировка күрсәттеләр. Бу истәлекле көнгә районның барлык китапханәләрендә китап-иллюстратив күргәзмәләр һәм күп кенә чаралар үткәрелде.
Статья һәм фото авторы Гумирова Л. И.