Әфганстан - безнең хәтер

2019 елның 15 феврале, җомга

  Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан районның туган якны өйрәнү музеенда безнең район ветеран  әфганчылары  белән очрашу узды. Кунаклар фикеренчә, музей буйлап экскурсия бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Әфган сугышы ветераннары әлеге әһәмиятле датага әзерләнгән  яңа стенд һәм фотоальбом белән таныштылар, сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең сугышчан иптәшләрен искә төшерделәр. Ул дәһшәтле  еллар вакыйгалары турындагы  әңгәмәне музей кунаклар белән чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International