Бүген, 2019 елның 15 февралендә, Кама Тамагы районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективында җыелыш узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин катнашты.
Җыелыш Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Ильдус улы Минвәлиев доклады белән ачылды, ул оешманың 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2019 елга планнар билгеләде.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов үзенең чыгышында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе эшчәнлегенә югары бәя бирде. Шулай ук ул район үзәк хастаханәсе персоналына кешеләр белән эшләгәндә үз теләкләрен җиткерде.
Җыелышка Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин йомгак ясады.