Бүген, 2019 елның 18 февралендә, Совет утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш узды.
Район халкының социаль куркыныч категориясе арасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү турында беренче булып Гыйләҗев Эдуард Вәгыйз улы чыгыш ясады.
Кама Тамагы муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2018 елдагы эше турында Хәйруллин Рамил Хәйретдин улы сөйләде.
Инвалидларны эшкә урнаштыру турында үз чыгышында Кама Тамагы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш филиалы мөдире Кадыйрова Наталья Геннадьевна хәбәр итте.
Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатовичның муниципаль район Советының хисап утырышында катнашуы турында мәгълүмати хәбәр итү булды.