Мастер-класс "Әтиләр өчен бүләк"

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

 

Кулдан эшләнгән бүләкләр һәрвакыт матур тәэсирләр калдыра – аларда бүләк итүченең  кул һәм  күңел җылысы бирелә.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район балалар китапханәсенең «МастерОК» кызыксынулар клубы җитәкчесе Лилия Гумирова Рудник  урта мәктәбенең 2 һәм 5 сыйныф укучылары өчен «Әтиләр өчен бүләк " дигән мастер-класс үткәрде. Бүләк ясау өчен кирәк иде: төсле картон, төсле кәгазь, гади карандаш, линейка, клей ПВА. Күңел биреп эшләнгән бүләкләр матур һәм үзенчәлекле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International