2019 елның 4 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында ТР Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш узды.
Кама Тамагы районы электр элемтәсе үзәгенең 2018 елдагы эшчәнлеге, 2019 елга планнар һәм бурычлар турында Буа ЗУЭС Кама Тамагы РУЭС начальнигы Нәбиуллин Миңнур Нурулла улы сөйләде
Кама Тамагы район электр челтәрләренең 2018 елдагы эше, 2019 елга планнар һәм бурычлар турында Кама Тамагы районы электр челтәрләре начальнигы Зубарев Александр Александрович чыгыш ясады.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гыймадиев Эдуард Марс улы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, вәкиллекле органнар депутатлары тарафыннан 2019 елның 1 апреленә кадәр бирелә торган керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру бурычлары турында сөйләде.