2019 елның 4 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ногманова Марина Александровна гражданнарның үзара салым акчаларын җыю барышы турында сөйләде.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында закон таләпләрен үтәү һәм электрон документлар әйләнешендә эшләү турындагы нотык белән Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппаратының гомуми бүлек җитәкчесе Нуриева Резедә Нуретдин кызы һәм район прокуроры урынбасары Каюмов Илнар Нурислам улы чыгыш ясадылар, ул гражданнарның мөрәҗәгатенә рәсми җавапларга кагылышлы сорауларга аңлатма һәм җавап бирде.
Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен үтәү турында муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәтович чыгыш ясады.