Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район балалар китапханәсенең «МастерОК» кызыксыну клубы җитәкчесе Лилия Гумирова Кама Тамагы урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Яраткан әнием өчен кечкенә могҗиза» дигән мастер – класс үткәрде.
8 Март көне - бик күңелле һәм шатлыклы бәйрәм. Бу көнне әниләрне кызыклы бүләк белән шаккаттырасы һәм сөендерәсе килә. Билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз куллары белән ясалган бүләк. Балалар зур кызыксыну һәм шатлык белән открытка-сюрприз әзерли башладылар, төрле кул астындагы материаллар һәм инструментлар кулландылар. Балалар үзләренең әниләрен бәйрәм белән котлау өчен открыткаларын өйләренә алып кайтып киттеләр.
Мәкалә авторы һәм фото Гомирова Лилия