Бүген, 2019 елның 5 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы кабинетында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды. Муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов гражданнарны шәхси сораулар буенча атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән кабул итә.
Барлыгы арендалы торак, гражданлык алу, шәхси йортны газификацияләү һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнардан килгән 6 мөрәҗәгать каралды, барлык мәсьәләләр буенча гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.