«Аҗаган-2019»

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

5 март көнне Кама Тамагы М. А. Чиркова исемендәге кадет интернат-мәктәбендә республика "Аҗаган" хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Кадет мәктәбенә 3 команда җыелды: «Пилотлар» (Кама Тамагы урта мәктәбе), «Патриот» (В. П. Муравьев исем. Затон урта мәктәбе), «Смена» (Олы Кариле урта мәктәбе).

Барлык командалар да башлангыч хәрби һәм физик әзерлек күнекмәләрен, кыенлыкларны җиңеп чыгу сәләтен һәм экстремаль хәлләрдә гамәлләр күнекмәләрен эшләп чыгару, ә иң мөһиме - укучыларны патриотик тәрбияләү, үз Ватаныңны яклау белән бәйле традицияләрне саклауга һәм ныгытуга әзер булуларын күрсәттеләр.

Һәр конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урынны Олы Кариле урта мәктәбенең «Смена» командасы, 2 урынны В. П. Муравьев ис. Затон урта мәктәбенең «Патриотлар» командасы алды, 3 урын - Кама Тамагы урта мәктәбенең «Пилотлар» командасы. «Тарихның сугышчан битләре» интеллектуаль конкурсында 1 урын – Кама Тамагы урта мәктәбенең «Пилотлар» командасы, 2 урын – Олы Кариле урта мәктәбенең «Смена» командасы, 3 урын - Затон урта мәктәбенең «Патриотлар» командасы. «Визитка» бәйгесендә иң яхшысы Олы Кариле урта мәктәбенең «Смена» командасы булды, Кама Тамагы урта мәктәбенең «Пилотлар» командасы 2 урын, Затон урта мәктәбенең «Патриотлар» командасы 3 урын алдылар.. АК-74не сүтеп җыю һәм җыюда Олы Кариле урта мәктәбенең «Смена» командасы җиңде, 2 урын – Затон урта мәктәбенең «Патриотлар» командасы, 3 урын – Кама Тамагы урта мәктәбе «Пилотлар». Егетләр арасында көч гимнастикасында Затон урта мәктәбе спортчылары иң көчлеләр булдылар. Икенче урын - Кама Тамагы урта мәктәбе, өченче урын - Олы Кариле урта мәктәбе укучылары. Кызлар арасында беренче урын – Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе, икенче урын – Кама Тамагы урта мәктәбе, өченче урын - Олы Кариле урта мәктәбе кызлар алдылар. Йөгерештә беренче урынны Затон урта мәктәбенең «Патриотлар» командасы яулады, икенче урын - Кама Тамагы урта мәктәбенең «Пилотлары»,  өченче урын - Олы Кариле урта мәктәбенең «Смена» алдылар.

Киеренке көрәштә барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча «Идел буе Аҗаган-2019» хәрби-спорт уенының муниципаль этабында җиңүче Затон урта мәктәбе командасы лаек булды. Икенче урында - Олы Кариле урта мәктәбенең «Смена» командасы, өченче урында - Кама Тамагы урта мәктәбенең «Пилотлар» командасы. В. П. Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Патриот» командасы «Аҗаган 2019» республика хәрби - спорт уенының зона этабында безнең районны тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International