Масленицада ничек ял иттек…

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан  «Кама таңнары» ААҖдә ял итүчеләр өчен костюмлаштырылган чара әзерләнде.  Матрена апа кадерле кунакларны каршы алып, табынга чакырды. Кунакларны борынгы рецепт буенча әзерләнгән  «Казан»  коймагы  белән сыйлап, Масленица традицияләре, уеннар  турында сөйләде. Ә күңелле шаян такмаклар бәйрәм кунаклары күңеленә хуш килде.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Март уңаеннан, чара ахырында гүзәл затлар өчен музей буйлап бушлай экскурсия үткәрелде.

Гоар Кетцян мәкаләсе авторы, фото - Гөлчәчәк Гыймадиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International