Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган Еникәне укыйбыз төбәкара акциягә кушылды. Акциянең төп бурычы-укучыларны татар язучысы Әмирхан Еникинең әдәби мирасына җәлеп итү, татар әдәбиятын укыту белән кызыксынучы укучылар аудиториясен арттыру.
Шул уңайдан Кама Тамагы урта мәктәбендә үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә укучылар өчен «Әмирхан Еники – мастер проза» әдәби кунакханәсе, Затон поселогы китапханәсендә 10-11 сыйныф укучылары өчен "Поэтик проза остасы...» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, Келәнче авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә «Әдәбият ханы - Әмирхан» дип исемләнгән әдәби тәнәфес, Кече Салтык авыл китапханәсендә "Халык күңеленә илткән юл" дип исемләнгән әдәби сәгать, Яңасала авыл китапханәсендә "Рухи матурлык җырчысы" дип исемләнгән әдәби кичә, Кече Мәрәтхуҗа авыл китапханәсендә "Әмирхан Еники – проза остасы" әдәби кунакханәсе һәм башка бик күп кызыклы чаралар үткәрелде.
Мәкалә авторы һәм фото Гумирова Л. И.