Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 7 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашында ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.

Тантаналы шартларда сертификатлар, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр белән Әскәрова Хәкимә Хәлил кызы, Кашина Айгөл Шәйхнур кызы, Исмәгыйлева Гөлназ Тәлгать кызы, Кудалова Алена Сергеевна бүләкләнде.

Татарстан Республикасының Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гыйльметдинов Илмир Илдус улы ана сертификатын куллану буенча аңлатмалар бирде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова яшь әниләрне һәм барлык катнашучыларны хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады һәм әниләргә һәм сабыйларга сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International