Яз. Табигать уяна, гүзәл затларыбызны 8 Март бәйрәме белән котларга вакыт. К Клара Цеткин җиңел кулы белән 8 Март көне күп кенә илләрдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булды. Язгы бәйрәм алдыннан һәркайда хатын-кызлар хөрмәтенә тантаналы чаралар уза.
2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөйки авылы мәдәният йортында Әниләр һәм аларның балигъ булмаган балалары белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик чара үткәрделәр.
Чараның төп максаты булып балигъ булмаганнарда туган-тумачаларына һәм якыннарына, әниләренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү тора.
Чара барышында әниләр балалары белән «Халык зирәклеге», «Бер сүз, ике сүзлек – җыр булачак», «Әниләр парта артында» һәм «Бию» конкурсларында катнаштылар.
Чара зур булмаган бүләкләр тапшыру һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт программасын дәвам итү белән тәмамланды.
Мәкалә авторы: Хәсәнова В. З.
Фото: Хөснетдинова Г. М.