Сөекле хатын-кызлар!
Язның беренче бәйрәме уңаеннан гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм изге теләкләремне җиткерәм.
Елның бу могҗизалы вакытында табигать җанлана, кешеләр арасындагы мөгамәлә дә җылырак, үзгәрәк була, күңелдә яңа идеялар, хыяллар туа. Элек-электән хатын-кыз матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, киләчәккә өмет-ышанычлар бүләк итә. Гаилә учагын саклап, җәмгыятебезнең терәк-таянычы булып кына калмыйча, районыбызны, гомумән алганда, илебезне үстерүдә, бизнеста, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади тормышта актив катнашасыз, барлык хезмәтләрне дә уңышлы башкарасыз, яңа хезмәт җиңүләренә рухландырасыз.
Яз бәйрәме, һәр йортка кереп, күңелләрне шатландырсын. Сөенечтән йөзләрегез балкып торсын, һәр көн сезгә игелек һәм наз алып килсен. Сәламәтлек, бәхет, иминлек, һәрчак яшь булып калуыгызны телим.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А. Вазыйхов