07 март көнне Район Башлыгы каршында 2019 елның 2 аенда район авыл хуҗалыгы формированиеләренең эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Чарада «Олы Кариле» АҖ, «Камская «агрофирмасы» ҖЧҖ, «Бортасы агрофирмасы» ҖЧҖ директорлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы катнашты.
Агрофирма директорлары агымдагы елның 2 аенда үз хуҗалыкларының терлекчелек торышы белән таныштырдылар. Шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, минераль ашламалар булу, хезмәт хакын вакытында түләү, үсемлекчелек өлкәсендә ярдәм итүгә субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.