Кама Тамагы медиклары һәм педагогларының вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы саклана

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр аерым категория гражданнарның картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу яшен этаплап арттыруны күздә тота. Алар арасында – педагогик һәм медицина хезмәткәрләре.

2019 елдан педагогик һәм медицина хезмәткәрләренең махсус стажына таләпләр үзгәрми, шул ук вакытта биш елга пенсиягә чыгу датасы күчерелә.

Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен таләп ителә торган стажның озынлыгы элеккечә кала: педагогик хезмәткәрләр өчен – балалар учреждениеләрендә 25 елдан да ким булмаган педагогик эшчәнлек; медицина хезмәткәрләре өчен – авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халык сәламәтлеген саклау буенча 25 елдан да ким булмаган яки кимендә 30 ел - шәһәрләрдә, авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда яки шәһәрләрдә генә.

Тиешле стаждан тыш, 2019 елда 16,2 сумнан да ким булмаган күләмдә шәхси пенсия коэффициенты (пенсия баллары) булу да мәҗбүри шарт булып тора. Якындагы ике елда «иске» закон буенча пенсиягә чыгарга тиешле гражданнар өчен ташламалы тәртип каралган. Аларга картлык буенча иминият пенсиясе яңа пенсиягә чыгу срогыннан алты айга иртәрәк билгеләнә.

Татарстан Республикасының Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе И. И. Гыйльметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International