Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләмәскә мөмкин

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләмәскә мөмкин. Мондый ташлама документларны электрон рәвештә теркәүче органга тапшыручыларга: Россия Федераль салым хезмәте сайты яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирелә. Дәүләт пошлинасы шулай ук КФҮ яки нотариус аша дәүләт теркәве өчен документлар биргәндә түләнми.

Башка очракларда регистрацияләүче органга документлар тапшыруның күләме элеккечә калган: юридик затны теркәү өчен 4000 сум, уставка үзгәрешләр кертү һәм бетерү өчен 800 сум; шәхси эшмәкәрне теркәүгә 800 сум һәм аның эшчәнлеген туктаткан өчен 160 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International