Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Мин китап дөньясын өйрәнәм" тематик планы кысаларында 1 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен танып-уен сәгате үткәрделәр (тәрбиячеләр: Ганибаева Г. И. һәм Салимова Ф. А.). Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Э. Мөэминованың китаптагы бәйрәмнәре турында бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч белделәр. Бу очрашуны табышмаклар, уеннар, конкурслар, шигырьләр һәм җырлар бизәде.
Мәкалә авторы Самарханова Гөлнур
Баева Ләйсән Фотосы