Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт учреждениесе филиалы хәбәр итә: Россия Хезмәт министрлыгы хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган урта белгечләре һәм эшче һөнәрләр исемлеген актуальләштерү максатыннан оешмалар арасында сораштыру үткәрә. Исемлекне актуальләштерү анкетасы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://spravochnik.rosmintrud.ru/news/809. 2019 елның 11 февраленнән 31 мартына кадәр сораштыру уздырыла.
Кызыксындырган сораулар буенча мәгълүматны 8-495-587-88-89 телефоны буенча алырга мөмкин. (14-38 өстәмә) Смирнова Евгения Владимировна.