Рус уеннары бәйрәме "Көләбез, уйныйбыз, барыбыз да шаярабыз"

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Тенеш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Елмай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләре өчен “Көләбез, уйныйбыз, барыбыз да шаярабыз” дип исемләнгән рус уеннары бәйрәме үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар авыз иҗаты борынгы кешеләрнең тормыш, көнкүреше, үзгәрешләре турында белделәр. Фольклор әсәрләре (табышмаклар, тизәйткеч , небылица һ.б.) телдән бирелде һәм тумыштан ук кешене озата баралар. Рус халык җырлары астында «Теремкәй», «Гуси га-га», «Алтын капкалар» уеннарын уйнадылар . «Безнең капка янында» дигән җыр астында  халык биюләре биеделәр, җырга кушылып  җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International