2019 елның 12 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Кама Тамагы участогы базасында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш инженер-инспекторы Гайнуллин Х. М., шулай ук ЮХИДИ, техник тикшерү вәкилләре катнашында транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча механизаторлар һәм җаваплы затлар белән киңәшмә уздырылды. Тракторларны һәм юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны еллык техник карау,шулай ук төрле категория тракторчы-машинист таныклыкларын алу, эшче һөнәрләр алу, техниканы теркәү, төрле хәлләрдә беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.
Х. М. Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.