Кама Тамагы районында туризмны үстерү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы катнашында Кама Тамагы муниципаль районының туризм өлкәсендә инвестиция проектларын «Россия Федерациясендә эчке һәм керү туризмын үстерү (2019-2025 еллар)» федераль максатчан программасына кертү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының күчмә киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә катнашучылар:

Иванов Сергей Евгеньевич – Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе;

Сәетова Лиана Марсель кызы – Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары;

Кубышкин Роман Юрьевич  – Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

Сафина Алинә Рәшит кызы – Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының туризм индустриясен үстерү бүлегенең 1 категорияле белгече;

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан вәкил:

Колесников Илья Юрьевич – ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының бизнес-инкубацияләү һәм кластер үсеше үзәге җитәкчесе.

Шулай ук «Курай» кунакханәсе, Балык тоту клублары, «Кама Трофей» кунакханә-күңел ачу комплексы вәкилләре, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, туган якны өйрәнү музее вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International