Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Сәгъдиев Сабирова Мәсфирә Хәбиб кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мәсфирә Хәбиб кызына чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сабирова Мәсфирә Хәбиб кызы 1929 елның 18 мартында Тәтеш районы Атабай авылында туа. Балачак авыр булуга карамастан, ул мәктәп елларын сагынып искә ала. Башлангыч сыйныфларны ул туган авылында тәмамлый, аннан сигезенче сыйныфка кадәр күрше Келәнче авылында укый. Мәктәпне тәмамлау сугыш чоры белән туры килә.
1950 елда Мәсфирә апа Сабиров Закир Хафиз улына кияүгә чыга. 1951 елның августында аларның беренче балалары туа. 1969 елда тол калган, өч бала белән ул ялгыз кала. Тәнәфессез 1961 елдан 1986 елга кадәр 25 ел дәвамында колхозда сыер савучы булып эшли. Балаларны аякка бастыру өчен аңа күп эшләргә туры килә. Пенсиягә чыккач та, колхозда эшләвен дәвам итә.
Сабирова Мәсфирә Хәбиб кызы Хезмәт даны медале, тыл ветераны һәм бик күп рәхмәт грамоталары белән бүләкләнде.
Хәзерге вакытта Мәсфирә апа кызы һәм кияве белән Караталга авылында яши. Аның 9 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.