Тенеш мәдәният йортында бистәдә яшәүчеләр өчен С. Маршакның "Кошкин дом" музыкаль спектакле күрсәтелде. Рудник урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары актерлар булып чыгыш ясадылар, алар әлеге чыгышны мәдәният йорты мөдире Кузменок Вера Александровна җитәкчелегендә әзерләделәр. Тамашага килгән балалар спектакльне бик теләп һәм кызыксынып карадылар.