Районның туган якны өйрәнү музеенда мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан килүчеләр игътибарына «Халык күңеле»дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Биредә сез сәхнә костюмнарын, грампластинкаларны, танылган артистлар Рәис Сафиуллин, Флюра Сөләйманова, Әлфия Афзалова дискларын карый аласыз. Күргәзмәдә шулай ук районның сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренә багышланган альбомнар, музыкаль инструментлар, үзешчән сәнгать турында фотоальбомнар тәкъдим ителде.
Мәкалә һәм фото авторы Гоар Кетцян