Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эше оештырылды.
Агымдагы елның 22 мартына кадәр Идарә белгечләре гражданнарга товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, шул исәптән интернет аша, төрле тормыш ситуацияләрендә үз хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Мөрәҗәгатьләр «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә - 8(917)224 - 87-94, 09.00 - 17.00 кадәр.
Моннан тыш, кулланучылар «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең кулланучылар өчен консультация үзәгенә телефон аша шалтырата ала - 221 - 90 -16.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: кулланучыларның консультация ярдәме алу хокукын тулысынча гамәлгә ашыру өчен дәүләт мәгълүмат ресурсы эшли. Һәр кулланучы күпсанлы белешмәләр, видеороликлар, претензия һәм дәгъва гаризалары үрнәкләре белән таныша ала. Ресурста кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Роспотребнадзор суд тәҗрибәсе турында барлык мәгълүмат урнаштырылган.