Ел саен июль аенда Юрий мәгарәсе һәм кыялар янында "Яшь турист-таучы" палатка лагеры ачыла.
Тау туризмын яратучылар бирегә кыяга менү һәм җәяүле туризм күнекмәләренә өйрәнү һәм тренировка максатларында җыела. Яшь туристларга күңелсезләнеп утырырга вакыт юк: лагерьда үткәрелүче куп санлы спорт чаралары һәм конкурслар балалар ялын күңелле һәм кызыклы итә. Җитәкчеләр, иструкторлар составы, спонсорлар- барысы да Казан вәкилләре. Лагерьның җитәкчесе "Самайн" Казан турситлык секциясе җитәкчесе Галина Мифтахова, ул барлык инструкторлар составы эшен координацияли, лагерьда яшәүчеләргә куркынычсыз һәм уңай шартлар тудыра.
В.Трофимов.