Бүген, 2019 елның 30 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә кыр эшләренең барышы һәм терлекләрне кышкы абзарга күчерү турындагы нотык белән Кама Тамагы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы чыгыш ясады.
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә узган атнада башкарылган эшләр (хезмәт хакы түләү, урып – җыюның барышы) турында «Камская агрофирмасы» ҖЧҖ, «Тәмте» ҖЧҖ директоры урынбасары Гибатов Рафаэль Ринат улы сөйләде.
Гидротехник корылмаларның (ГТС) торышы һәм аларны кышкы чорга әзерләү турында Кама Тамагы муниципаль районының «Гражданнар саклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Левагин Артур Сергеевич сөйләде.
2019 елның 14 октябреннән цифрлы телевидениегә күчү турындагы мәгълүмат белән муниципаль район Башкарма комитетының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Молчанский Владимир Станиславович чыгыш ясады.
Үзмәшгульләрне (җирлекләр буенча) теркәү динамикасы турында - Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хәбибуллова Миләүшә Хәлим кызы.