Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга: molpred-116.ru һәм info.mpr2019rt@mail.ru почтага турыдан-туры бүген җибәрергә кирәк. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше СММ буенча онлайн-курс бүләк алачак.
Конкурс 8 номинация буенча уза: «Интернет эшкуарлык», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтү» өлкәсе.
Региональ этапның финалы 2019 елның 2 октябрендә узачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. Бу елның ноябрендә Казанда "Россиянең яшь эшкуары-2019" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак.
Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге оештыра.