Кама Тамагы районында Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән очрашулар узды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатларында 23-27 сентябрьдә Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы узды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерә.

26 сентябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы А.Ш. Борһанов, куркынычсызлык атналыгы кысаларында, Кама Тамагы урта мәктәбендә, Рудник урта мәктәбендә, Тәмте урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International