«Яраткан әбиләребез өчен бүләк» дигән мастер-класс

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «МастерОК» клубы кысаларында Халыкара өлкәннәр көненә Рудник урта мәктәбенең 1 һәм 2 сыйныф укучылары өчен «Яраткан әбиләребез өчен бүләк» дигән мастер-класс үткәрделәр. Катнашучыларга төсле кәгазь, төсле катыргы, җилем, кайчы кирәк булды. Кул эшләре элементлары бөтен кешедә дә бертөсле иде, әмма эшләр төрле һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Балаларга үз куллары белән ясалган бүләк бик ошады, алар әбиләренә тизрәк кунакка барырга һәм аларны котларга теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International