Район туган якны өйрәнү музеенда - «Әбиемнең җылы куллары» күргәзмәсе

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Әбиләрнең куллары - иң җылы, иң осталары. Алар җиңел генә тегәләр, бәйлиләр, чигәләр. Күпчелек хатын-кызлар, пенсиягә чыккач, үз куллары белән яңа сәнгать әсәрләре иҗат итәләр.

Район туган якны өйрәнү музеенда инде икенче ел «Тылсымлы сандык» клубы эшләп килә, ул түгәрәк өстәл артында кул эше  сөючеләрне җыя. Аннан чәй табыны артында клуб әгъзалары, җылы дустанә атмосферада үзләренең яшь вакытларын искә тошереп, ял итеп китәләр. Аларның кул эшләре бүген «Әбиемнең җылы куллары» күргәзмәсендә күрсәтелә.

Ә «Тылсымлы сандык» клубы һәрвакыт кул эшләрен  үз итүчеләрне котеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International