Бүген, 2019 елның 2 октябрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаровның визиты булды.
Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен йөреп чыгу йомгаклары буенча район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашында агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре белән эшлекле киңәшмә узды.