2019 елның 1 октябренә Кама Тамагы районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 32 кеше тәшкил итте (2018 елның 1 октябренә-32 кеше).
2019 елның 1 октябренә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,4% тәшкил итте (2018 елның 1 сентябренә – 0,4%).
Эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 2019 елның 1 октябренә 47 берәмлек (79 эш урыны) тәшкил итә (2018 елның 1 сентябренә – 63 эш урыны). Иң күп вакансияләр авыл хуҗалыгы (10 вакансия), төзелеш (9 вакансия), хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм саклау (6 вакансия), сәламәтлек саклау (4 вакансия), мәгариф (2 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителгән.
Бүгенге көндә машина йөртүчеләр, агрономнар, табиблар, бухгалтерлар, сатучылар, пешекчеләр - иң кирәкле белгечлекләр булып торалар.