Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы ипотека буенча уникаль карар өстендә эшлиләр: авылда яшь белгечләр аны 3%ка кадәр ставка белән алырга мөмкин

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Яшь белгечләр   авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.

«Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3%ка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү - бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1%ка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак», - диде Лебедев.

Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә. Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май  аенда раслануын искәртеп уза. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн. сум тәшкил итә, шуның 1 трлн. сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International