Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанның Кама Тамагы районында булды. Сәфәрнең максаты-районның агросәнәгать потенциалын һәм аның үсеш мөмкинлекләрен бәяләнү.
Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Кама Тамагы һәм башка районнарның агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру кирәклеге турында билгеләп үтте.
Марат Җәббаров район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә Тәмте авылындагы «Камская» агрофирмасының машина-трактор паркын, Кама икмәк кабул итү предприятиесен, Варварино авылындагы сөт-товар фермасын карады, Красновидово авылындагы ит токымлы терлек – Герефордны карап чыкты һәм Сөйки авылындагы сөтчелек комплексы эшен карады.
Аның барышында «Кама» ҖЧҖ, «Буртасы» ҖЧҖ, «Олы Кариле» ААҖ һәм «Новоагротек»ҖЧҖ агрофирмалары җитәкчеләренең эш нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары турында мәгълүмат тыңланды.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы тармаклары киселешендә 2019 - 2020 елларга юл картасын эшләү турында Карар кабул ителде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы матбугат хезмәте