Туган якны өйрәнү музее «Музей экспонатлары тарихына сәяхәт» дип исемләнгән дәресләр циклын башлап җибәрде

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«Укучының мәдәни нормативы» проекты кысаларында район мәктәпләрендә туган якны өйрәнү музее «Музей экспонатлары тарихына сәяхәт» дип исемләнгән дәресләр циклын башлап җибәрде. Бу юлы В.П. Муравьева исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3, 4 сыйныф укучылары значокларга багышланган мавыктыргыч музей дәресендә катнашты. Балалар значокларның барлыкка килү тарихы , аларның төрләре, классификацияләре белән танышты. Презентациядән балалар фалеристларның нинди значоклар коллекциясен җыюын, аларны ничек тематик рәвештә төркемгә бүлүләрен күрделәр.

Музей фондыннан значоклар коллекциясен күрсәтү балалар өчен дәреснең иң кызыклы өлешенә әверелде. Алар барлык яктан сораулар яудырып, значокларны бик теләп карады, иң ошаганнарын сайладылар. Дәрестә катнашучыларга күрсәтелгән заманча значок үрнәкләре күпләрнең күңеленә хуш килде, балалар коллекцияләштерүнең бу төре белән бик теләп кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International