Тарих игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Иске фото сүрәтләр - ул хатирәләрне яңарта , үткәннәрне искә төшерә. Йорт, гаилә, мәктәп, туган авыл, бергә эшләгән хезмәттәшләр, истәлекле урыннар һәм кеше тормышы тарихындагы вакытның нинди дә булса кисәкчеге кебек сынамышларны саклый.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан район мәдәният йортында «Тормыш көзе алтын булсын» бәйрәм чарасында катнашучылар һәм кунаклар өчен игелек һәм зирәклек көнендә район предприятиеләре һәм оешмалары, шәһәр һәм авыл җирлекләре альбомнары, сугыш еллары, сугыш чорына кадәр төшерелгән альбомнар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә килүчеләр рәсемнәрдә үзләрен генә түгел, якыннарын, хезмәттәшләрен, күршеләрен дә тапты. Тарихи күргәзмәнең исеме «Рәсемдә таныш йөзеңне тап!»-, дип аталды. Үткәндәге сурәтләр күпләрдә хатирәләр, җиңел моңсулык һәм тыныч шатлык уятты.
Фото-тылсымлы үзлекләргә ия булган үткәндәге яшерен әйбер. Ул кешегә буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калырга, үткәндәге хатирәләрне туганнарына, дусларына, балаларына һәм оныкларына тапшырырга ярдәм итә. Шулай булгач, әйдәгез, бу истәлекле фоторәсемнәрне бергәләп саклыйк, чөнки фотолар-безнең тарихыбызның бер кисәкчеге. Алар-безнең елъязма, безнең тарих!