2 октябрь көнне район мәдәният йортында «Яшь – ул бәла түгел, күңел яшь булыр иде» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды»

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм итү, олы буын турында кайгырту, ихтирам һәм кайгыртучанлык күрсәтү максатыннан, ел саен районда, гомумән, республикадагы кебек, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Халыкара өлкәннәр көне декадасына багышланган чаралар үткәрелә.

Кама Тамагы районының барлык җирлекләрендә һәм оешмаларында тантаналы чаралар, бәйрәм концертлары, очрашулар, бәйрәм табыннары уза.

2 октябрь көнне район мәдәният йортында өлкән яшьтәге гражданнар өчен «яшь – ул бәла түгел, күңел яшь булыр иде» дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм Туфан Миңнуллин паркында атна саен үткәрелә торган иҗат кичәләре чорын төгәлләгән гала концерт оештырылды. Бу көнне һәр авыл җирлегенең иң яхшы номерлары сәхнәдә тәкъдим ителде һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Бәйрәм концертына кадәр кунакларны чәй табыны артына чакырдылар, анда чакырылган кунаклар җылы елларны искә алып, иркенләп аралаша алдылар. Биредә үк район музее архив материаллары белән күргәзмә һәм фото әзерләгән иде, ул күпләрне кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International