Куйбышев Затон штп яшәүчесе Захарова Антонина Федор кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Захарова Антонина Федор кызы 1929 елның 3 октябрендә Спас Затонында эшчеләр гаиләсендә туа. Әтисе заводта шорник, әнисе шунда ук җыештыручы  булып эшлиләр. Ул гаиләдә өченче кече бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда Антонина 5 сыйныфта укый.

Җәй көне «Бакчачылык» та эшләргә алдылар, кышын укыдык һәм шул ук вакытта  эшләдек, 8 сыйныфны тәмамладым - дип искә ала Антонина Федор кызы.

Антонина Григорий Иван улы белән 1946 елда Япония сугышыннан соң кайткач таныша, 1947 елда алар өйләнешәләр. Спас Затонында 1949 елда улы Александр, 1951 елда кызы Нина туа. Кызы Татьяна инде яңа бистәдә туа.

Антонина Федор кызы гомере буе балалар бакчасында җыештыручы һәм  кер юучы булып эшли, 1991 елда лаеклы ялга китә. Ире ОРСта эшли. Иртә, 59 яшендә вафат була.

Юбилярның барлыгы 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, ул тегәргә ярата. Бакча тота, чәчәкләр ярата. 2002 елдан кызы Татьяна белән яши. Антонина Федор кызы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, сугышта катнашучының тол хатыны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International