«Демография» милли проекты кысаларында «өлкән буын» проекты Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз өлкән гражданнарга диспансеризация узу, шул исәптән аерым социаль әһәмияткә ия булмаган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрү, илтү «LADALargus» автотранспорты белән гамәлгә ашырыла.
Кама Тамагы муниципаль районында проект 2019 елның 2 сентябреннән эшли башлады. Чыгышлар үзәк район хастаханәсеннән тапшырылган график нигезендә башкарыла. План буенча 2019 елның сентябренә район үзәк хастаханәсенә ерак авыл җирлекләреннән 152 өлкән яшьтәге кешене китерү планлаштырылган иде, план 100% ка үтәлгән.
Әлеге хезмәттән файдаланган өлкән яшьтәге гражданнар бик канәгать калдылар. Әлеге проектны тормышка ашыру халыктан уңай бәя алды һәм район халкыннан бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
Мәкалә авторы һәм фото Илсөяр Сабирова