«Туган як» акциясе - «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 4 октябрендә "Туган як" республика акциясе кысаларында Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Наталья Зиннәтова һәм социаль эш буенча белгеч Рузилә Айсина якташларына - бүгенге көндә Буа һәм Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга өлкәннәр көне белән котларга килделәр.

Әлеге акциянең максаты - интернат-йортта яшәүче якташларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.

Визит барышында бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Өлкән яшьтәге гражданнар шундый игътибар үзәгендә булдылар, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен район һәм социаль хезмәт җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Мәкалә авторы һәм фото Илсөяр Сабирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International