Ана капиталына электрон сертификатны ничек алырга

2019 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Россия Пенсия фонды ана капиталы программасын гади һәм гаиләләр өчен җайлырак итә торган яңа мөмкинлекләр тормышка ашырды дип хәбәр итә.

Хәзер ана капиталы сертификатын бирү яки аны куллану турында электрон гариза бирү генә түгел, ә сертификатны электрон формада алу мөмкинлеге дә бар. Ана капиталына электрон сертификатны рәсмиләштерү өчен Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Алга таба, гадәти сертификат булган очракта, гариза бирүчегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сертификат артыннан кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми – Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң электрон сертификат гариза бирүченең Шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәреләчәк. Сертификат белән бергә кабинетка шулай ук сертификат турында барлык кирәкле белешмәләрне үз эченә алган электрон документ җибәреләчәк. Бу мәгълүматларны экранда карарга яки бастырып чыгарырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ана (гаилә) капиталы акчаларыннан ай саен түләүгә шулай ук электрон рәвештә гариза бирергә була.

РПФ җитәкчесе И. И. Гыйльметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International