19 октябрь, 2019 ел. Кама Тамагы районында 27 фатирлы йортны тантаналы рәвештә тапшыру булачак. Профсоюз ур., 29 адресы буенча урнашкан яңа төзелеш ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән һәм арендалы торак программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.
Объектның техник заказчысы-«ТР Төп инвестицион – төзелеш идарәсе» ДКУ, подрядчы - «МНГ ГРУП»ҖЧҖ.
Йортта 3 кат, 3 подъезд, фатирларның гомуми мәйданы (шуларның 6сы – бер бүлмәле, 15е – ике бүлмәле һәм 6сы – өч бүлмәле) 1,6 мең кв.м. барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, газ плитәләре, янгын сүндерү датчиклары белән җиһазландырылган. Яңа төзелештә фатирларны аерым җылыту каралган. Объект Интернет, IP-телефон һәм телевидение челтәрләренә тоташтырылган.
Арендалы торак программасы республика шәһәрләре һәм районнарын үстерүгә юнәлдерелгән һәм чакырылган яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Барлыгы 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7,8 мең фатирга исәпләнгән 165 йорт төзүне күздә тота.